Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестиваль-конкурсы

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

2021 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы “Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Яшьләр фестиваль-конкурсын тормышка ашыра.

Проектның максаты - халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнүче яшь кешеләрне ачыклау һәм аларның продукциясенең сыйфатын брендны тарату аша арттыру.

Фестивальдә - конкурста   декоратив-гамәли сәнгать  осталары һәм һөнәрчеләр (физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар) катнаша ала. Катнашучыларның яше 14-35 яшьтә. Заявка шәхси җитештерүчедән яки коллективтан булырга мөмкин. Фестиваль-конкурс финалистлары үзләре турында хикәя һәм әзер продукция тәкъдим итү белән видео-гариза нигезендә читтән торып билгеләнә.

Җиңүчеләрне билгеләү һәм фестиваль-конкурс нәтиҗәләрен игълан итү 2021 елның 26 ноябрендә Казан шәһәренең IT-паркында, Петербург ур., 52 нче йорт “Таба” яшьләр этнофорумын үткәрү вакытында узачак.

Заявкалар    19   ноябрь   2021   ел   https://forms.gle/K1R4jH3B2jL59fTn8 сылтамасы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International