Татарстан Республикасында яшәүчеләргә яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме күрсәтү программалары һәм чаралары турында мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә # ЖильМолодымРТ туры эфиры уздырыла.
Турыдан-туры эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) һәркем файдалана алырлык һәм тәфсилле формада «ДОМ.РФ» АҖ торак проектлары тәкъдим ителәчәк («Льготалы ипотека» яңа төзелештә 7%ка кадәр, «Гаилә ипотекасы» сатып алуга һәм рефинанслауга 6%ка кадәр, «3%ка кадәр ставка буенча авыл ипотекасы» сатып алуга һәм рефинанслауга 6%ка кадәр), шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды ипотекасының ташламалы шартларында яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту процедурасын цифрлаштыру һәм гадиләштерү перспективалары.
YouTube та сылтама - https://www.youtube.com/c/ТР Министрлыгы/featured
Теләгән һәр кешене катнашырга чакырабыз.