Вакансияләр ярминкәсе

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы барлык теләүчеләрне, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны да, вакансияләр мини ярминкәсенә 2021 елның 03 декабрендә килергә чакыра. Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы, К.Маркс ур., 2а йорт, икенче кат (халыкны эш белән тәэмин итү үзәге) 10:00 дән 11:00 гә кадәр.

Вакансияләр ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән бушлай консультацияләр ала, эш бирүчеләр белән очраша аласыз. Шулай ук һөнәри өлкәне сезнең мәнфәгатьләргә һәм сәләтләргә туры килә торган итеп билгеләү өчен һөнәри юнәлеш узу мөмкинлеге дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International