2021 елның 30 ноябрендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Сәламәтлек саклау өлкәсендә, шул исәптән югары технологияле җиһазларны рациональ файдалану һәм «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАУЗда түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча коррупциячел күренешләрне профилактикалау чараларын оештыру турында.
2. Кама Тамагы муниципаль районының җирле үзидарә органнары муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу очракларын ачыклау һәм аны камилләштерү чаралары турында мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе эше турында.
3. Кама Тамагы прокуратурасы тарафыннан агымдагы елда ачыкланган коррупция характерындагы хокук бозуларны күзәтү.
4. 2015-2021 елларга Кама Тамагы МРында муниципаль коррупциягә каршы программаны гамәлгә ашыру барышы турында
5. Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар турында.