Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры белән очрашты

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры - Таһиров Марсель Шәрипҗан улы белән очрашты.

Анда шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Хөснетдинов Илназ Хәлим улы, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының “Спорт мәктәбе” МБУ директоры Ильина Эльвира Альберт кызы һәм билбау көрәше тренеры Мөхәммәдиев Авхат Хәлим улы катнашты.

Очрашу барышында Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә «Корәш» спортның милли төрен үстерү буенча киләчәккә планнар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International