Сезне энергия саклау һәм экология темасына багышланган онлайн-викторинада катнашырга чакырабыз.
Викторина энергияне саклаучы яшәү рәвешен пропагандалау һәм популярлаштыру, энергетиканы үстерү, Татарстан Республикасында ягулык-энергетика комплексы һөнәрләрен популярлаштыру максатларында уздырыла.
Энерговикторинаның бурычы - балаларны энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге темалары белән таныштыру, шулай ук табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт өйрәтү.
Энерговикторина 2021 елның 3 декабрендә 17.00 сәгатьтә 5-7 класс укучылары арасында онлайн форматында түбәндәге электрон мәйданчыкта узачак: https://play.myquiz.ru/p/251168.
Куллану коды 251168.
Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән беренче җиңүче дипломын ала!
Уңышлар телибез!