Билгесез солдат көне

2021 елның 3 декабре, җомга

3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата - Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Ел саен 2014 елдан бирле бу көнне сугыш кырларында һәлак булган, аларның исемнәре билгесез калган Россия һәм совет сугышчыларын искә алалар.

Бу истәлекле көнне камскоустьинецлар мәңгелек ут янында митинг уздырдылар. 

Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина, Кама Тамагы районы Хәрби комиссары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Закиров Альберт Азат улы, яшь армиячеләр һәм рәсми затлар катнашты.

Һәлак булган совет сугышчыларына куелган мемориалга һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, илебез өчен көрәшүче бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International