Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны уртак кабул итү

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.

2021 елның 27 декабрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләргә үз сорауларын Федераль суд приставлары идарәсе җитәкчесенә һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә республиканың муниципаль берәмлекләрендә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү ярдәмчеләренең “Skype” программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International