Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2021 елның 1 декабренә теркәлгән эшсез гражданнар саны 62 кеше тәшкил итте (01.12.2020елга - 93 кеше). Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 декабренә эшче көчләр санының 0,77% ын тәшкил иткән (01.12.2019г - 1,18%).
Эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән эш урыннары саны 2021 елның 1 декабренә 64 берәмлек тәшкил итә (01.12.2020гка - 53 берәмлек). Вакансияләрнең иң күп өлеше сәнәгать өлкәсе (14 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (11 вакансия), мәгариф өлкәсе (9 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (7 вакансия).
Бүгенге көндә медицина шәфкать туташы, инженерлар, сатучылар, пешекчеләр, төрле эшчеләргә ихтыяҗ зур.
Шулай ук ихтыяҗ булган вакансияләр турында Сез «Работа в России» https://trudvsem.ru/ порталында таныша аласыз.