Хөрмәтле каматамагылылар!
Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме-Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
Безнең һәркайсыбыз белә, безнең илнең Төп законы-Конституция. Нәкъ менә ул Дәүләт төзелешен билгели һәм кеше хокукларын ныгыта, россиялеләргә һөнәр, дин, сәяси карашларны ирекле сайлап алуны гарантияли. Конституцияне кабул итү Россия дәүләтчелеген ныгытуда зур роль уйнады, гражданлык һәм икътисадый ирекләрне ышанычлы тәэмин итте.
Россия Федерациясе Конституциясе алга таба да тотрыклылыкны ныгытуда, мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә ышанычлы юнәлеш булыр дип ышанам.
Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләдә тынычлык һәм иминлек булсын! Сезгә күңел күтәренкелеге, районыбыз, туган республикабыз һәм тулаем Россия иминлеге өчен барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А. Вазыйхов