Бүген, 2021 елның 13 декабрендә, дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 16 нчы чираттагы утырышы узды.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында» карар проекты. (Ногманова М.А.).
2. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында» Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
3. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының бюджет корылышы һәм бюджет процессы турында» Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» карар проекты (Т.Х. Хөснетдинов).
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә урнашкан гомуми файдаланудагы су объектларыннан шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлары өчен файдалану кагыйдәләрен раслау турында» 2007 елның 27 июнендәге 107 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
5. «Инициатив проектларны күрсәтү, тикшерү һәм карау тәртибен раслау, шулай ук аларны Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында конкурс нигезендә сайлап алу тәртибен раслау турында» карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
6. Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә җирләрне махсус сакланылучы территорияләр җирләренә кертү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2012 елның 12 декабрендәге 150 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
7. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы чикләрендә җирле әһәмияттәге махсус сакланылучы табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендәге муниципаль контроль турындагы Нигезләмәне раслау хакында» карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
8. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына “Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында территориаль иҗтимагый үзидарәне оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында” 2007 елның 27 июнендәге 123 номерлы карар проекты (Хөснетдинов Т.Х.).
9. «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының 2016 елның 26 декабрендәге 77 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында» карар проекты (Габидуллин Г.А.).
10. «2022 елга Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының эш планы турында» карар проекты (Габидуллин Г.А.).