Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итәчәк.
Кабул итү Вәкаләтле вәкил Аппаратында 14:00 дән 16:00 гә кадәр узачак. Муниципаль районнарда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә видеоконференция-элемтә аша турыдан-туры тоташу юлы белән онлайн форматында фикер алыша алачак.
Кабул итүгә язылу алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла.