Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы мәгълүмат бирә

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы Кама Тамагы районы буенча хәбәр итә:

2021 елның 18 ноябреннән РФ Хөкүмәтенең 2021елның 02 декабрендәге 1901 номерлы карары нигезендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, гражданнар һәм эш бирүчеләр арасында үзара хезмәттәшлек "Россиядә эш" (htpps://trudvsem.ru) Бердәм цифрлы платформада шәхси кабинет аша электрон рәвештә гамәлгә ашырыла.

Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, элек "Россиядә эш" порталында теркәлмәгән эш бирүчеләргә шәхси кабинет булдыру юлы белән ЕЦПда теркәлү узарга кирәк. ЕЦПта теркәлү өчен РФ дәүләт хезмәтләре порталында (ЕСИА) авторизация кирәк.

Исегезгә төшерәбез, халыкны эш белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә эш бирүчеләр ай саен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә вакансияләр турында белешмәләр бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International