«Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Ачык ишекләр көне» чарасында катнашырга чакыра

2021 елның 17 декабре, җомга

“Казан дәүләт аграр университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе гомуми белем бирү оешмалары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларын “Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының ачык ишекләре көне” чарасында катнашырга чакыра.

Чара реаль вакыт режимында, ZOM платформасы аша on-line форматта узачак.

2021 елның 18 декабре (шимбә). Чара 13 сәг. 00 мин.

Тоташтыру идентификациясе: 938 819 4267, файдалану коды: 123456.

Ачык ишекләр көнендә катнашучылар әзерлек юнәлешләре, керү имтиханнары исемлеге, 2022 елда Университетка кабул итү үзенчәлекләре, максатчан укыту һәм аның өстенлекләре турында тулы мәгълүмат алачак. Алдан ук, Google-формасын https://youtu.be/kDL353JnLU сылтамасы буенча тутырып, Кабул итү комиссиясе җаваплы секретарена сорау бирергә мөмкин.

2022 елда «Ачык ишекләр көне» чарасын үткәрү графигы

Казан дәүләт аграр университетына кадәрге белем бирү үзәге дистанцион формада Ачык ишекләр көннәрен оештыра (on-line): Zoom-конференция «Казан дәүләт аграр университетына керү мәсьәләләре буенча»

2021 елның 18 декабрендә 13.00 сәгатьтә - Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты

2022елның 19 февралендә 13.00 сәгатьтә агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты

2022елның 19 мартында 13.00 сәгатьтә - Механизация һәм техник сервис институты

Өстәмә мәгълүматны Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясендә алырга мөмкин

Адрес: 420015, Казан ш., К.Маркс ур., 65, каб. №1

Телефон: (843) 236-66-71, 567-46-30, 89600-567-667 (WhatsApp тоташтырылган)

e-mail: priem@kazgau.com

сайт: www.priem.kazgau

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International