Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

2021 елның 23 декабрендә 21 сәгатьтән 24 декабрь 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 24 декабрьдә төнлә һәм иртән урыны белән һава температурасының төшүе көтелә..-32 (Казанда -30га кадәр түбән урыннарда). 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туңу һәм өшү булмасын өчен, урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә,   һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга.

Өшү  куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек  һәм арганлык. Өшүдән  котылу өчен,кат кат киенергә кирәк , һава катлавы җылылыкны тотып тора, җылы табанчалар  һәм йон оекбашлар киеп йөрегез  - алар дымны сеңдерә, аяклар коры килеш кала, җылы бияләйсез, баш киеме һәм шарфтан башка салкынга чыкмагыз, даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.

Көчле салкында һава сулап ерак йөрмәү  һәм сәфәрләргә чыкмау яхшырак. Автомобиль  юл-транспорт һәлакәтләре һәм механизмнарда  җимерелү   куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй алырга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга.

Автомобильдә күз күреме начар булганда  хәрәкәт иткәндә  узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Кисәк туктап калудан  тыелырга  кирәк: туктарга  кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал була..

Мөмкинлектән чыгып юлга чыгып китүдән тыелырга кирәк , табигатьтә озак йөрүләрдән баш тартыгыз.

Өшү  вакытында беренче ярдәм:

Әгәр туңсагыз  - җылынырга тырышыгыз , җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшегән икәнсез - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр медицина ярдәме алу мумкинлеге булмаса , җиңелчә яки каты   өшегәндә нишләргә?

Зыян күрүченең өс киемнәрен  алмаштырыгыз. Юеш  киемнәрне салдырыгыз һәм аны җылы җәймәләргә һәм одеялга төрегез. Гәүдәнең зыян күргән өлешенә  тимәскә!

Җылы суда җылытыгыз. Су температурасы 40-42 0С. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга тыгып карагыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән  участокны суга тыгыгыз  һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Өшегән җире   савыт стеналарына тияргә тиеш түгел . Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса, йомшак сөлге белән  җылы компресслар  ясагыз (суда чылатып алырга һәм сыгарга ).

Киптерегез дә төреп куегыз. Тире кызарып чыгу белән, киптерегез һәм зарарланган участокны чиста материя белән каплагыз. Әгәр дә бу аяк яки кул булса, һәр бармакны аерым  аерым төрегез бармак араларына мамык кыстырыгыз

Күп итеп сыеклык кулланыгыз. Алкогольдән кала, теләсә нинди җылы эчемлекләр эчәргә ярый. Бу тәннең нормаль температурасын торгызырга һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Авыртуны бетерә торган чаралар. Аспирин яки ибупрофен авыртудан коткарачак һәм кан әйләнешен яхшыртачак.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да ятакта тартмагыз!

 Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

 Төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр  һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та тоя  алмый.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International