Бүген, 2021 елның 24 декабрендә, 16.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда. Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды.
Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы катнашты һәм барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан күңелле программа әзерләгәннәр, шулай ук Кыш Бабай парады да булды. Өлкәннәр һәм балалар матур бизәлгән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, биеделәр һәм төрле уеннар уйнадылар.
Бүгенге тамаша күп кенә яңа ел алды һәм Яңа ел чаралары башлангычы булды.