Бүген, 2021 елның 27 декабрендә, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттан тыш 17 нче утырышы узды.
Көн тәртибендә 3 сорау каралды:
1. «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 14 декабрендәге 18 номерлы Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында (2021 елның 04 маендагы 35 номерлы, 01.07.2021 елның 1 октябрендәге 42 номерлы, 08.11.2021 елның 70 номерлы карарлар редакциясендә).
2. «2020 елда Кама Тамагы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» Кама Тамагы муниципаль районы Советы карарын үтәү барышы хакында.
3. Кама Тамагы муниципаль районының Иҗтимагый советы составы турында.