«Татарстан-яңа гасыр» - «Татарстан-яна гасыр» (ТНВ-ТЯГ) республика иҗтимагый хәрәкәте «Без төрле, әмма без - бердәм» балалар иҗаты республика фестивале кысаларында шигырьләр конкурсына йомгак ясады.
Безнең районнан күп кенә мәктәпләр укучылары актив катнашты. Конкурс йомгаклары буенча “В.П.Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбе” МББУ укучысы Козина Вероника 2 урын яулады, Сорокин Евгений, Сөйки төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы - 3 урын яулады.
Җиңүчеләрне котлап, дипломнар, бүләкләр тапшырды РУЭС җитәкчесе, “ТНВ-ТЯГ” ТИЗнең Кама Тамагы территориаль бүлеге Советы рәисе, Движение Югары Советы әгъзасы М.Н.Нәбиуллин.