Яңа ел-өлкәннәр дә, балалар да бер үк яраткан тылсымлы бәйрәм. Кыш бабай белән Кар кызыннан кышкы уеннар, сюрпризлар, яңа ел каламбуралары, бүләкләр, җырлар - болар барысы да безнең район халкының күңел ачуы һәм кәефе өчен мәдәният хезмәткәрләре Яңа ел төнендә менә дигән өметләр һәм гаҗәеп хатирәләр чынга ашсын өчен тырыштылар.
Бүген район мәдәният йорты мәйданында "Яңа ел төнендә хыяллар"дигән күңел ачу программасы булды.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы барлык район халкын котлады, аларга нык сәламәтлек, күңел тигезлеге, гаилә учагы җылысы, тынычлык һәм татулык теләде, шулай ук барлык тармак хезмәткәрләренә туган районыбыз хакына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.