Миннегалиева Миннеҗиһан Рәхмәтулла кызы 1932 елда Чаллы авылында, гади крестьян гаиләсндә туган. Курше Келәнче авылы мәктәбендә укыган. Ләкин, аның да бик күпләр кебек, балалык һәм яшүсмер еллары сугыш чорына туры килә. Шуның өчен 10 яшеннән өлкәннәргә ияреп сарыклар фермасына эшкә йөри бышлый. Көчләре җиткән урыннарда ярдәм итәләр сугыш чоры балалары. Яшүсмер чагында, кая кушалар, шунда йөгерә яшь кыз. Фермада да, кырда да, ындырда да эшләргә туры килә.
1953 елда шушы авыл егете Зиннурга кияүгә чыга. 7 балага гөмер бүләк итәләр. Башта тормыш иптәшен, аннары бер баласын җирли Миннеҗиһан апа. Бүгенге көндә калган балаларының кадер хөрмәтен тоеп, яраткан дәү әни булып, улы Ринат гаиләсе белән авылда яшиләр.
“Хезмәт ветераны”, “Сугыш ветераны” медальләре бар.