МР Башлыгының РФ прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

       Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
       Сезне һөнәри бәйрәмегез – Прокуратура хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
    Законлылыкны, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау,җинаятьчелеккә каршы көрәш-прокуратурада төп рольләрнең берсе булган функцияләр. Прокуратура органнары Россия һәм төбәк законнары таләпләрен үтәүне тәэмин итәләр, гражданнарның хокукларын судтан тыш яклауны оештыралар.
     Үз хезмәтегез белән сез законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклауга зур өлеш кертәсез.
    Һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сез киләчәктә дә, дәүләт һәм безнең районда яшәүче һәркемнең мәнфәгатьләрен яклап, үзегезнең элгәрләрегезнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итәрсез дип ышанам.
    Прокуратура хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, принципиальлек, закончалыкның үтәлүен телим.
     Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телим!

     Кама Тамагы Муниципаль Районы Башлыгы
     муниципаль район башлыгы                                                                                                   Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International