Район Башлыгының Россия матбугаты көне белән котлавы

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле журналистлар, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Хәзерге дөньяны массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Журналистның гражданлык позициясеннән һәм чынбарлыкны массакүләм мәгълүмат чараларында дөрес чагылдырудан укучыларның вакыйгаларга мөнәсәбәте формалаша, җәмгыятьнең  хакимият белән даими һәм ачык диалог алып бару, мөһим проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туа. Гражданлык җәмгыяте формалашу сезнең һәркайсыгызның һөнәри осталыгына һәм җаваплылыгына бәйле.

Кама Тамагы районының «Идел таңнары» газетасы хезмәткәрләренә көндәлек һәм четерекле хезмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез киләчәктә дә югары һөнәри осталыкка омтылырсыз, үз эшегезне районыбыз файдасына намус белән башкарырсыз дип ышанам.

Сезгә илһам, яңа проектларыгызның  тормышка ашуын һәм  иҗади уңышлар  телим. Һәрвакыт кызыклы һәм кирәкле булып калыгыз. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International