Төп үзәк Яңа ел чыршысын ябу

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 13 гыйнварында Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында район мәдәният йорты мәйданында төп Яңа ел чыршысы ябылды.

Чыршы ачылуыннан ук таныш булган балалар әкият геройлары шаярттылар, халыкны җылыттылар. Кышкы тылсымчылар тамашачылар белән яшел матурлыкта әйлән-бәйлән уйнадылар, уеннар уйнадылар, биеделәр. Район халкын үзләренең талантлары белән мәдәният йорты хезмәткәрләре сөендерде. Ә саубуллашу алдыннан Кама Тамагы районы халкына иң яхшы ел булуын теләделәр һәм, әлбәттә, киләсе кышны яңадан очрашырга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International