.jpeg)
Шәрәфиева Зәйнәпбану Заһир кызы 1932 елның 14 гыйнварында Кама Тамагы районы Даныш авылында крестьян семьясында , алтынчы бала булып дөньяга килгән. Әнисе- Газизә, әтисе- Заһир , 6 бала: 4 кыз, 2 ир бала тәрбияләп үстерәләр. Зәйнәпбану апа 4 класс белем алгач, колхозда эшли башлый. Колхозда төрле эшләрдә эшли: яшелчәлектә су сибә, үсә төшкәч тракторчыларга ашарга пешерә. Сугыш башлангач, бөтен авыр хезмәт хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Бер абыйсы сугышка китеп яраланып кайта. Озак яши алмый, үлә.
1954 елның декабрь аенда Келәнче егете Рәискә кияүгә чыга. 4 бала : 3 кыз, 1 малай тәрбияләп үстерәләр. Колхозда төрле эшләрдә эшләп, 1987 елда лаеклы ялга чыга. Авыр елларда фидакарь хезмәте өчен төрле грамоталар белән бүләкләнә. Бүгенгесе көндә төп йортта, малае Рәүф гаиләсендә матур картлык кичерә.