Танып-белү сәгате «Гжель – халык байлыгы»

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Кама Таңнары» оешмасының ял итүчеләр өчен «Гжель – халык байлыгы» дип исемләнгән танып – белү сәгате һәм «Гжель мотивлары» дигән мастер-класс үткәрделәр.

«Гжель — халык байлыгы» дигән чарада катнашучылар Русьтә гжел эшләнмәләренең барлыкка килү тарихы, савыт-саба һәм интерьер әйберләре ясау серләре, традицияләре һәм технологияләре турында белделәр. Чарага күргәзмә әзерләнгән иде, анда китаплар, гжель эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Соңыннан катнашучылар гжель стилендә кәгазьдән импровизацияләнгән чәйнекне бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International