19 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы районының пенсия фонды бинасында 13 кеше (8 хатын-кыз һәм 5 ир-ат) арасында шахмат-шашка турнирының 1 этабы узды. Турнирны оештыручылар - Кама Тамагы районындагы Яшьләр һәм спорт бүлеге, Кама Тамагы районындагы Клиент хезмәте (бүлек хокукларында), район ветераннар советы. Турнирның баш судьясы - ветераннар советы рәисе Юманов В.А.
Катнашучылар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Хатын-кызлар шашка: 1урын --Зиновьева Л.М.
Хатын-кызлар шахмат -- Елагина Л.Ф.
Ир-атлар шашка: 1 урын - Маховик И.П.
Ир-атлар шахмат: 1урын - Хөсәенов Р.Г.
Җиңүчеләр зона ярышларының икенче этабында Буа шәһәрендә катнашачак.