Алабугада «Алабуга-skills» һөнәри осталык конкурсы узачак

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

7 февральдә Алабугада “Алабуга-skills” һөнәри осталык республика бәйгесе узачак. Ул эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, төрле тармакларда иң яхшы белгечләрне ачыклауга, яшьләрдә сайлап алынган һөнәргә кызыксыну тудыруга, остазлык институтын формалаштыруга, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт һәм һөнәри компетенцияләргә ышануга юнәлтелгән.

Конкурс Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә 20 номинация буенча Алабуга муниципаль районының башкарма комитеты тарафыннан уздырыла.

Финалга чыгучыларны бүләкләү республика масштабындагы тантаналы чаралар кысаларында узачак.

КОНКУРС га заявкалар 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International