Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарның җыеннары

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Уразлино һәм Олы Кариле авыл җирлекләрендә җыеннар узды.

Халык җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Газинур Авхатович Габидуллин катнашты, район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында доклад белән чыгыш ясады.

Җыелганнар алдында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлекнең 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм үзара салым акчасына эшләрне оештыру бурычлары турында авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы прокуроры, Агрофирма вәкилләре, участок урманчысы, хезмәт җитәкчеләре катнашты. Халык җыенында халыкның сорауны шәхсән үзе бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International