Кама Тамагы районының крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре белән эшлекле очрашу

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов Кама Тамагы районының крестьян (фермер) хуҗалыклары вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрде, аның барышында хуҗалыкларның 2021 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2022 елга план билгеләнде. Анда авыл җирлекләре башлыклары, УСХиП, КФХ, шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары һәм белгечләре катнашты.

2021 елда районның коллектив-фермер хуҗалыклары эше, 2022 елда кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамотасы белән Сафин Тәлгать Әнвәр улын һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр Гарифуллин Динур Хәлил улын.
Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Гарифуллин Динур Хәлил улы;
Осипов Владимир Михайлович; 
Зиннәтов Радик Рәшит улы; 
Цыганов Алексей Михайлович; 
Гришин Илья Владимирович;
Сафин Рамил Хәмит улы; 
Садыйков Әлфрит Сәлимҗанов улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International