Табышларны декларацияләүгә кертелгән үзгәрешләр турында вебинарда сөйләячәкләр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне физик затлар керемнәренә салым буенча законнарны үзгәртү буенча 2022 елда физик затлар керемнәрен декларацияләү һәм салым түләүләрен алу өлешендә вебинарга чакыра, ул 2022 елның 10 февралендә Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә булачак.

Вебинар спикеры булып Гүзәл Арикова, 3нче камераль контроль бүлеге башлыгы чыгыш ясаячак.

Вебинар кысаларында каралучы тема буенча сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар бушлай. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк (https://events.webinar.ru/kontur/10140635)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International