Кама Тамагы муниципаль районының Олы Бортас авыл җирлегендә гражданнар җыелышы (җыены)

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2022 елның 27 гыйнварында Олы Бортас авыл җирлегендә җыеннар булып узды.

Халык җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов катнашты, район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында доклад ясады.

Халык алдында авыл җирлеге башлыгы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлекнең 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм үзара салым акчасына эшләрне оештыру бурычлары турында чыгыш ясады.

Җыелышта Кама Тамагы районы прокуроры, агрофирма вәкиле, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле, Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсе баш табибы катнашты. Халык җыенында халыкның сорауны шәхсән үзе бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International