31 гыйнварда Сөйки һәм Кирельск авыл җирлекләрендә җыеннар булып узды.
Халык җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты, район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында доклад ясады.
Җыелганнар алдында җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлекнең 2021 елда социаль-икътисадый үсеше һәм үзара салым акчасына эшләрне оештыру бурычлары турында авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Җыелышта прокурор урынбасары, агрофирма вәкилләре, участок урманчысы, хезмәт җитәкчеләре катнашты. Халык җыенында халыкның сорауны шәхсән үзе бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкинлеге бар.