Осинники авыл җирлегендә халык җыены булып узды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2022 елның 1 февралендә Осинники авыл җирлегендә халык җыены булып узды. 

Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, район прокуроры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле, агрофирма вәкиле, Кама Тамагы районы буенча "Буинскгаз" ЭПУ КДС башлыгы, полиция участковые катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Сәгъдиев Әхәт Хәйретдин улы халык белән очрашуда үзара салым акчаларының нинди максатларга тотылуы турында җентекләп сөйләде, территория өчен актуаль проблемаларны һәм 2022 елга төп бурычларны атады.

Наил Альберт улы район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Халык җыенында халыкның сорауны шәхсән үзе бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International