1 февральдә Тәмте авыл җирлегендә халык җыены узды.
Чарада Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Кудерметова Ләлә Ринат кызы, район прокуроры, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле, "Буинскгаз" ЭПУның Кама Тамагы районы буенча КГС башлыгы, полициянең участок вәкиле, агрофирма вәкиле катнашты.
Халык белән очрашуда авыл җирлеге башлыгы Зиновьев Игорь Альбертович үзара салым акчаларының нинди максатларга тотылуы турында тәфсилләп сөйләде, территория өчен актуаль проблемалар һәм 2022 елга төп бурычлар турында сөйләде.
Илдар Ирек улы халыкка 2021 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ләлә Ринатовна банкның авыл халкына ярдәм итүгә юнәлтелгән төрле финанс продуктлары турында хәбәр итте. Наил Альберт улы район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Халык җыенында халыкның сорауны шәхсән үзе бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкинлеге бар.