Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.
Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2022 елның 1 февраленә теркәлгән эшсез гражданнар саны 50 кеше тәшкил итте (01.02.2021 елга - 78 кеше). Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2022 елның 1 февраленә эшче көчләр санының 0,63 процентын тәшкил иткән (01.02.2021 елга - 0,99 %).
Эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән эш урыннары саны 2022 елның 1 февраленә 61 берәмлек тәшкил итә (01.02.2021 елга - 49 берәмлеккә). Вакансияләрнең күпчелеге җитештерү өлкәсе (14 вакансия), мәгариф (9 вакансия), авыл хуҗалыгы өлкәсе (7 вакансия), хезмәт күрсәтү өлкәсе (6 вакансия) кебек тармакларда.
Бүгенге көндә инженерлар, тәрбиячеләр, пешекчеләр, комплекслы хезмәт күрсәтү эшчеләре, төрле эшчеләр иң кирәкле белгечлекләр булып кала бирә.
Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 февраленә вакансиягә 0,81 кешене тәшкил итә
Рәсми рәвештә игълан ителгән барлык вакансияләр белән Сез "Россиядә эш" https://trudvsem.ru / порталында таныша аласыз.