Кама Тамагы районы Башлыгы кубогына хоккей турниры

2022 елның 5 феврале, шимбә

5 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы кубогына хоккей ярышы булды. Бозда "Метеор" (Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны бистәләре җыелма командасы), "Драконнар" (Зур Салтыклар), "Кристалл" һәм "Авиатор" командалары очрашты.

Ачылу тантанасында спортчыларны тәбрикләде һәм яхшы уен теләде: Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә "Метеор" командасы җиңү яулады, икенче урын - "Дракон", өченче урын - "Авиатор".

Шулай ук аерым кубоклар белән билгеләнделәр:

  • "Метеор" командасыннан иң яхшы капкачы;
  • "Авиатор" командасыннан иң яхшы һөҗүмче;
  • "Дракон" командасыннан иң яхшы сакчы.

Барлык уенчылар да үзләренең осталыкларын, искиткеч уен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Хоккейчыларга сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International