Габидуллина Люция Шәнгәрәй кызы 1932 елның 5 февралендә Келәнче авылында Шәнгәрәй белән Мәрьямбикә гаиләсендә 6 нчы бала булып дөньяга килә. Бала чагы авыр чорларга туры килә. Мәктәптә 6 класс белем ала. Клубта җыештыручы булып эшли. 1956 елның гыйнварь аенда шул авылның иң чибәр, уңган егетенә Гибадуллин Әүхәт белән гаилә корып җибәрәләр. Бер бер артлы 3 балалары туа. Балаларга яхшы тәрбия, белем биреп башлы, күзле итәләр. Лаеклы ялга чыкканчы күп еллар колхозда эшли. Соңгы 15 елын фермада үгезләр симертүдә эшли. Тырыш хезмәте өчен “СССР Халык казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ”) көмеш медале
Гомер юлында югалтуларны күп күрергә туры килә. Юл һәләкәтенә очрап 26 яшьлек улы Марат һәләк була. 63 яшендә озак авырудан соң ире үлә. Әле үткән елның көзендә 65 яшендә кызы Фәрдия бакыйлыкка күчә. Кайгы хәсрәт сәламәтлеген нык какшатсада, ул әле авырлыкларга бирешмичә, сынмый сыгылмый, һаман да хәленнән килгәнчә йорт эшләренә булыша.
Оныкларны үстерешергә ярдәме бик зур . Улы белән килене эштә булганда аларны озатып, каршы алып тора. Тәмле ашлар, камыр ризыклары белән сыйлый, йорт эшләрендә булыша. Күршеләр белән аралашып дус – тату яши.
Бүгенге көндә улы Газинур һәм килене Мәйсәрә белән балаларының, оныкларының игелеген күреп, аларның уңышларына сөенеп Кама- Тамагы штп.да яши.