2022 елның 9 февралендә дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 18 нче хисап утырышы булды.
Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм аларның территориаль органнары вәкилләре Мәдәният йорты фойесында оештырылган крестьян-фермер хуҗалыклары, предприятиеләр, оешмалар, мәктәп укучылары, районның халык осталары продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары һәм депутатлары, Кама Тамагы районы прокуроры урынбасары, район суды судьясы, полиция бүлеге башлыгы, предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, дини оешмалар вәкилләре катнашты.
Җыелучылар алдында расланган көн тәртибендә беренче булып Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы чыгыш ясады. Ул Кама Тамагы муниципаль районының 2021 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде.
2021 елга нәтиҗәләр һәм 2022 елга «Август -Кама Тамагы» ҖЧҖ буенча бурычлар турында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Геннадиевич чыгыш ясады.
“Кама Тамагы гипс руднигы” акционерлык җәмгыятенең 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында “Кама Тамагы гипс руднигы” акционерлык җәмгыятенең финанс директоры Булатов Ленар Илфар улы чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы Татарстанның 2021 елдагы казанышлары һәм 2022 елда республика һәм ил алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Ахырда Кәримов Альберт Әнвәр улы муниципалитет эшчәнлегенә объектив бәя бирде, ул халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, районның алга таба тотрыклы үсешенә юнәлтелгән.
Муниципаль район Советы утырышы эшендә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен хөкүмәт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.