Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.     Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

2.     Февраль-мартка планлаштырылган чаралар турында.

Сороковнина Елена Владимировна, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары.

3.       Муниципаль районындагы “Россия чаңгы юлы-2022” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышының йомгаклары турында. Февраль-мартка планлаштырылган чаралар турында.

Хөснетдинов Илназ Хәлим улы, район башкарма комитетының спорт эшләре, яшьләр сәясәте һәм профилактика бүлеге башлыгы.

4.       Кама Тамагы муниципаль районының административ комиссиясе эшчәнлеге турында.

Вахромов Геннадий Иванович, инфраструктур үсеш бүлегенең баш белгече (административ хокук бозулар мәсьәләләре буенча) административ комиссия секретаре.

5.       Татарстан Республикасының җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру турында.

Вязникова Ирина Алексеевна - Кама Тамагы муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

6.       Җирлекләрнең генераль планнарын эшләү һәм кабул итү барышы, җирлекләрнең җирдән файдалану кагыйдәләре турында.

Мөхәммәтуллина Фәния Минталибовна - бүлек җитәкчесе урынбасары. 

7.      Муниципаль районның һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнары арасында кадрлар эше буенча аерым функцияләр турындагы Килешү проектларын рәсмиләштерү барышы турында

Йосыпова Наталья Владимировна - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге башлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International