15 февральдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов шәхси сораулар буенча чираттагы кабул итү мәҗлесе үткәрде.
Сорауларның күтәрелү спектры шактый киң - ТКХ, сәламәтлек саклау, торак мәсьәләләре, мәгариф һәм башкалар.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсы белән төгәл сөйләшү алып бара, мәсьәләнең асылына җентекләп төшенә һәм җаваплы белгечләр белән бергәләп проблемаларны хәл итү юлларын билгели. Кабул итүгә килгән барлык гражданнар максималь дәрәҗәдә төгәл һәм компетентлы рекомендацияләр ала.
Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.