Гибадуллина Дания Абдулловна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 18 феврале, җомга

2022 елның 18 февралендә  Гибадуллина Дания Абдулла кызын 90 яшьлек юбилее белән  Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов, Кама Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы башлыгы урынбасары Раил Хәмит улы  Дәүләтшин котладылар.

Гибадуллина Дания Абдулла кызы 1932 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә, өченче бала булып дөньяга килә. Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, тегүчелеккә укырга керә. 1959 елны Келәнче авылында туып ускән Гибадуллин Шәхиткә кияугә чыга. Аның белән ике бала устерәләр. Казанда, Бауман урамындагы «Мужская одежда» кибетендә тегүче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 1998 елны иптәшенең туган ягына Кама Тамагына кученеп кайталар. Хәзерге вакытта район узәгендэ кечкенә кызы Фәридә белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International