Ватанны саклаучылар көне алдыннан Рудник урта мәктәбенең 2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен Район балалар китапханәсе «МастерОк» клубы җитәкчесе Гумирова Лилия «Әти өчен открытка» дип исемләнгән мастер – класс үткәрде. Открытка ясау өчен балалар клей, төсле кәгазь, глитер фоамиранын, ике яклы скотч, декоратив скотч, кайчы кулландылар.
Үз кулларың белән ясалган бүләкләр икеләтә күңелле. Үзенчәлекле котлау открыткалары белән балалар әтиләрен, абыйларын һәм бабайларын сөендерәчәк.