Сабирҗанов кубогына алкалы хоккей

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы үзәк стадионында алкалы хоккей буенча Рәфис Сабирҗанов кубогына ярышлар узды.

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович спортчыларны тәбрикләде, яхшы уеннар теләде һәм башлангычы өчен Сабирҗанова Рәфисәгә рәхмәт белдерде.

Турнирда дүрт команда катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчесе һәм призерлары билгеләнде. Беренче урынны Куйбышев Затоныннан "Затон" командасы алды, икенче урында - "Дракон" командасы. "Кристалл" командасы өченче урынны алды.

Турнир үткәрүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен Сабирҗановлар гаиләсенә рәхмәт белдерәбез! Барлык катнашучыларга да сәламәтлек һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International