19 февраль «Акчарлак» спорт комплексында «Август» агрофирмасы районнары спартакиадасы узды.
Ачылу тантанасында спортчыларны тәбрикләде һәм яхшы уен теләде: Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы.
Спорт чарасында 7 команда катнашты. Көне буе “Акчарлак” спорт залында 2 кызлар командасы һәм 7 егет командасы җиңү өчен көрәште.
Беренче урын өчен киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖнең "Идел-Кама" командасы, икенче урында "Кара киемле кешеләр" дилерлык үзәге командасы. Кызлар арасында беренче урында - «Идел-Кама» командасы, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ вәкилләре, икенче урында - Теләче муниципаль районыннан «Торнадо» командасы.