2022 елның 22 февралендә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Безнең районнан сугыш хәрәкәтләрендә 3 катнашучы, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович, хәрби комиссар вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Закиров Альберт Азат улы катнашты.