«Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, Татарстан Республикасы дәүләт органнарының кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда үзара хезмәттәшлеге буенча «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 номерлы Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда Татарстан Республикасы дәүләт органнарының үзара хезмәттәшлеге буенча уртак тематик «кайнар линия» телефоны уздыру практикасы дәвам итә.
2022 елның 2 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, гаилә-көнкүреш көч кулланудан, тормыш-көнкүреш нигезендә Имин булмаган һәм конфликтлардан, хатын-кызлар сәламәтлегеннән яклау, хезмәт хокукларын үтәү, балаларны белем бирү учреждениеләренә урнаштыру, балалы гаиләләрне социаль яклау һәм социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «хатын-кызлар соравы» телефон линиясе узачак.
.jpg)
.jpg)
.jpg)