2022 елның 25 февралендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Осинники авыл җирлеге башлыгы Сагдеев Әхәт Хәйретдин улы Фильчёнков Александр Александровичны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Фильченков Александр Александрович 1932 елның 22 февралендә ТАССРның Югары Ослан районы Зорька авылында туа.
Дүрт сыйныфны тәмамлый. 1953 елдан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Осинники бистәсендә яши. Александрга бөек Ватан сугышы башланганда тугыз яшь була. Әтисе фронтка китә, куптә утми улуе турында хат килә . Әнисе ул вакытта дүртенче бала белән йөкле булган. Дүрт сыйныфны тәмамлагач Александр эшли башлый , әнисенә ярдәм итә. Әбиләр урман кисәләр, ә балалар шул зур имэн агачларын ташып торалар.
“Үгезләр белән җир сөреп, икмәк урып алдык, ягулык ташыдык. Сыер, сарыклар асрадык, печән хәзерләп куя идек юкса, гаилә зур яшәргэ кирәк. Кырык сутый җирне көрәк белән казып, бәрәңге утырттык” – дип искә ала.
1953 елга кадәр Зорькада яши, колхозда эшли, аннары гаиләсе белән «Осинники» совхозына күчә, пенсиягә чыкканчы тимерче булып эшли . Александр Александрович тол. Аның өч баласы, биш оныгы, оныкчыклары бар.
Александр Александрович-тынгысыз хезмәтчән, бөтен тирә-юньдә танылган умартачы. Зур умарталык тоткан. Хәзер умарталыкта улына ярдәм итә, бакча белән шөгыльләнә, кызы белән яши.