Зияфәтова Халидә Хәсәнҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 26 феврале, шимбә

Зияфатова Халидә Хәсәнҗан кызы 1927елнын 26нчы февралендә, Келәнче авылында туа. 1964 елда  4 бала белән ялгыз калган, Балтач авылы егете, Зияфатов Хәлиулла абыйга кияугә чыга. Халидә апа килгәндә әле ин кечкенә улы Данискабары 1 ай гына була. Халидә апа бик зур терәкбулып әниләрен алыштыра.  Балаларга яхшы әни булып, берсен дә какмыйча, уз канат астына ала. Тормыш иптәше белэн 2 балага да топле тәрбиябиреп,тормыш юлына бастыралар (кызганычкакаршы бер кызлары , каты авыру сәбәпле яшьлиулеп китә). Ире колхозда тракторда эшли. Халидәапа  лаеклы ялга чыкканчы кырчылыкта хезмәт куя. Бүгенгесе көндә Хәлиулла абый белән Халидә апатату, үрнәк гаилә булып бергә гомер итәләр. Балалары хәрдаим яннарына кайтып , тәрбияләп, хәлләрен белеп торалар.

Үсеп килүче буынга теләкләрегез нинди дигәч: - Хәзерге тормыш бик рәхәт инде ул, без генә картайдык бабай белән ,- дип елмая . Тормышның кадерен белегез. Сугышлар булмасын, тыныч тормышта яшәгез,- дип җавап бирә ул .  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International