Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 28 февралендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш булды.

Бөтенроссия мәгариф һөнәр берлегенең Кама Тамагы территориаль оешмасында актив, нәтиҗәле хезмәте өчен Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән Гращенкова Татьяна Николаевна бүләкләнде.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.     Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

2.       Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенең 2021 елдагы эш йомгаклары турында.

Бастрыгина Ирина Вениаминовна, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының архив секторы мөдире.

3.       Хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр алуны тыю турында.

Россиев Дмитрий Михайлович - Кама Тамагы муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе.

4.         Җирлекләрнең генераль планнарын эшләү һәм кабул итү барышы, җирлекләрнең җирдән файдалану кагыйдәләре турында.

Шәрәфиев Алмаз Мансурович - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары (инфраструктур үсеш, төзекләндерү һәм ТКХ буенча).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International