Экология һәм азык-төлек министры Кама Тамагы муниципаль районында булды

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

1 мартта Экология һәм азык-төлек министры Кама Тамагы муниципаль районында булды. Район башлыгы озатуында Идел ярын карадылар.

Матбугат туры кысаларында Кама Тамагы ярларын ныгыту турында журналистларга Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич Шадриков һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов сөйләде.

Биредә эшләр «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында яз көне башлана. Эшнең бәясе 222 млн сумга якын бәяләнә. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International